Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дигән күргәзмә ачыла

2022 елның 5 марты, шимбә

2022 елның 11 мартында 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмә гадәти шамаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштыра.

Чулпан Шәрифуллина – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 25тән артык күргәзмәдә катнашкан. Әлфия Исхакова – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, 20дән артык күргәзмәдә катнашкан. Ике рәссам дә «Әлиф» татар шамаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе әгъзалары.

Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакова 1990 еллар ахырында шамаил сәнгате белән шөгыльләнә башлый, танылган осталарда белем ала. Бүгенге көндә татар шамаиле сәнгатен дәвам итүче сирәк осталар.

Әлфия Исхакова һәм Чулпан Шәрифуллина шамаилләрендә дөньяны сәнгатьчә кабул итүнең милли үзенчәлекләр чагыла. Һәр өлеш, өземтә, төсләр авторларның дини һәм фәлсәфи карашларын ачып бирә. Күргәзмәдә пыялада башкарылган шамаилләрдән тыш, Коръән өзекләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләрен киндер тукыма һәм кәгазьгә матур итеп язган иҗат әсәрләре дә тәкъдим ителә.

Экспозиция үз иҗатында милли гореф-гадәтләрне чагылдырган татар рәссамнары белән таныштыручы күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

Күргәзмә Россия халыклары мәдәни мирасы елына һәм Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International