Мәскәүдә татар халкы гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 5 марты, шимбә

Мәскәүдә 10 март көнне татар халкы традицияләренә багышланган күргәзмә ачыла.
Экспозициядә Россия һәм башка илләрдән заманча рәссамнарның йөздән артык хезмәте күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә катнашучылар 118 төрле милли предметтан торган зур этнографик коллекцияне күрә алачак: татар хатын-кызлары костюмнары, көнкүреш әйберләр, савыт-саба, җиһаз, музыка кораллары һәм ювелир бизәнү әйберләре.
Экспонатларның төп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан уникаль предметлар, Түбән Кама шәһәре комплекслы музееннан халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның картиналары һәм Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы музееннан ювелир бизәнү әйберләре тәшкил итә.
Күргәзмә 10 апрельгә кадәр Мәскәүдә түбәндәге адрес буенча узачак: Тверская урамы, 21, Россиянең дәүләт үзәк хәзерге заман тарих музеенда узачак. Керү ирекле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International