7-8 апрельдә К.Тинчурин исемендәге театрда режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең премьерасы булачак.
Беренче карашка «Мәдинә» спектакле сюжеты нигезендә гадәти драма тарихы ята кебек тоела: Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен яраталар, әмма Җәүдәт, бай гаиләдә үскән кызга өйләнә. Әмма Җәүдәтнең туеннан соң да гашыйклар очрашуларын дәвам итәләр. Классик мелодрамада мәхәббәт өчпочмагы...
Автор һәм режиссер - Илгиз Зәйниев
Композитор - Эльмир Низамов
Рәссам - Геннадий Скоморохов
Рольләрдә: Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашыйгуллина, Ирек Хафизов.