2022 елда республика "Нәүрүз" бәйрәме халыкара бәйрәм булачак

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

26 март көнне Казан ипподромында (П.Лумумба урамы, 47а) төрки халыкларның (әзербәйҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төрекмән, үзбәк, төрек) Нәүрүз республика бәйрәме оештырыла. 
2022 елда Республика "Нәүрүз" чын-чынлап халыкара бәйрәм булачак. Бәйрәм вакытында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан турыдан-туры видеоэлемтәләр кушылачак. Россия халыклары Ассамблеясе һәм Евразия халыклары Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дуслык йортлары һәм коммерциягә карамаган "Евразия дуслык күперләре халыкларны берләштерә" оешмасының Халыкара мультимәдәни проектында катнашучылар Татарстанда яшәүче ватандашларын төп бәйрәмнәренең берсе белән котлаячаклар.
Шул ук вакытта мәйданчыкта төрле бәйрәм чаралары оештырылачак:
Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы булачак.
 "Пылау фестивале" көнчыгыш ризыгын әзерләү буенча иң яхшы рецепт һәм оста пешекчегә казан бүләк ителәчәк.
Нәүрүзнең төп атрибутлары - тишелгән бодай бөртекләреннән сүмәләк.
 Халыкһәм Нәүрүз уеннары. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә махсус призлар тапшырылачак.
Бәйрәм кысаларында “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе узачак.
Бәйрәм кысаларында шулай ук беренче мәртәбә «Нәүрүз батыры» конкурсы булачак.
Бәйрәм кунаклары урам театрын һәм джамперлар тамашасын күрәчәк.
Киез итекләр киеп хоккей буенча милли-мәдәни автономияләр чемпионаты оештырылачак.
Осталар тарафыннан милли колоритлы эшләнмәләр этномаркетта тәкъдим ителәчәк 
Оештыручылар:
«Татарстан халыклары Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан халыклары дуслыгы йорты» ДБУ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International