10 марттан «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча төшерелгән яңа нәфис фильм күрсәтеләчәк.
Фильмда төп рольләрне Казан театр училищесының студентлары һәм аны тәмамлаучылар – Булат Гатауллин, Алмаз Муллаянов, Рәис Әхмәтзакиров, Айзат Хәйруллин һәм Илсаф Нәҗипов уйнады. Режиссеры-Әмир Галиәскәров, продюсеры - Миләүшә Айтуганова. Фильмның премьерасы 24 февральдә Мәскәүдә Кино йортында булып узды, тамашачылар бик җылы каршы алды.