2022 елның 12 мартында Бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан күренекле язучының юбилеена багышланган төрле чаралар планлаштырыла.
Белешмә: Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында (хәзерге Башкортостан Республикасының Авыргазы районы) туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1906-1908 елларда Уфада "Галия"мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга күчеп килә һәм иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
Г. Ибраһимов – татар-башкорт мөселман сул эсерлары партиясе лидерларының,1918 елда эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариатны оештыручыларның берсе булып тора. 1920-24 елларда –Көнчыгыш коммунистик халыклары Үзәк бюросының нәшрият бүлеге хезмәткәре, Казан коммунистик университеты укытучысы. 1925-1927 елларда мәгариф Халык комиссариаты каршындагы академия үзәге рәисе, В. Ленин иншаларын татар теленә тәрҗемә итү һәм нәшер итү координаторы.
Авыруга бәйле рәвештә язучы гомеренең соңгы елларын Кырымда (Ялтада) уздырган. Анда кулга алына һәм Казанга күчерелә. Ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә вафат була. Үлеменнән соң аклана.
Г. Ибраһимовның иң танылган әсәрләре – "Татар хатыны ниләр күрми", "Яшь йөрәкләр", "Безнең көннәр", "Тирән тамырлар", "Казакъ кызы" романнары, "Кызыл чәчәкләр" повесте һ.б. Фәнни эшләр арасында "Татар грамматикасы" (1911), "Әдәбият теориясе" (1916), "Туган телне укыту методикасы"н (1918) атарга мөмкин.