ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстан «Пушкин картасы буенча май бәйрәмнәре» акциясендә катнаша.

Программага театраль премьералар, концертлар, күргәзмәләр кергән, Татарстан музей-тыюлыкларында туристлык сезонын башлау һәм башка чаралар каралган.

Республиканың күп кенә музейларында балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни-белем бирү чаралары башланды.https://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/

30 апрельдән 10 майга кадәр "Пушкин картасы" буенча нинди чаралар күрергә мөмкинлеген ПРОГРАММА дан белерсез.

https://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 майдан 10 майга кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Тулы программа:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2080871.htm

Татарстан Республикасыннан фестивальдә проектның төбәк этабында җиңүчеләр катнашты:

«Экспромт» халык музыка-драма театры («Мәдәни-ял итү үзәге» МБМУ, П.Ершов әкияте мотивлары буенча «Конек-Горбунок» постановкасы, «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинациясендә) - 7 урын яулады.

«Сәхнәдәш» театр коллективы («Әтнә балалар сәнгать мәктәбе» балаларга белем бирү МБУ, «Урмандагы тамаша» спектакле, Л.Леронның «Урманда тамаша» пьесасы буенча, «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә 9 нчы урынны алды.

2022елның 28 апрелендә Ижауда Удмуртия Республикасының Дәүләт милли театрында «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, «Луидор» компаниясе генераль директоры - Фестиваль партнеры, Идел буе федераль округы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә ярдәм итү фонды Советы әгъзасы Сергей Гусев, театр һәм җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар катнашты. Трансляцияне Культура.РФ федераль порталында карарга мөмкин.

Тантана азагында «Корова» яшьләр спектаклен күрсәтелде.

4 май 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Алексей Мельниковның (фортепиано) “Гасырлар музыкасы. Романтизм” дип аталган концерты узачак.

Алексей Мельников - Россиянең яшь пианистлары арасында иң якты йолдызларның берсе. Ул  2019 елда П.И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурсының III Премия лауреаты.

Концерт программасында:

  1. Ф. Шопен - Ноктюрн ре бемоль мажор соч. 27; ноктюрн до минор соч. 48
  2. Ф. Шопен - 3 нче Соната си минор, 58 нче соч.
  3. С. Рахманинов – Корелли темасына вариацияләр, соч. 42
  4. С. Рахманинов - Биш этюд-картина, 39 нчы №№ 2, 5, 6, 8, 9

Концертны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була.

29 апрельдә «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев театры Казан Мэриясе белән берлектә тормышка ашыра. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Конкурсны өч номинациядә үткәрү каралган - «Иң яхшы сурәт», «Портрет» һәм «Фотохезмәтләр сериясе».

Гомуми приз фонды 382 500 сум тәшкил итә.

Фотосурәт конкурсында18 яшькә җиткән барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: foto-konkurs2022@mail.ru  тамга кую сорала ("Россия халыкларының милли бәйрәмнәре").mailto:foto-konkurs2022@mail.ru Телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурсның нигезләмәләре һәм гариза үрнәге «Конкурслар һәм проектлар» бүлегендә (http://tatmedia.tatarstan.ru) урнаштырылган.http://tatmedia.tatarstan.ru/ 

КОНКУРС нигезләмәсе

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә Татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты узды. Проект Казан консерваториясе тарафыннан оештырылган һәм быел 20 нче тапкыр үткәрелә.

30 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкын һәм кунакларын «Музейда джаз көне» махсус программасына чакыра. Проект Халыкара джаз көненә багышланган һәм композитор Нәҗип Җиһанов музее катнашында оештырылды.

Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә 2021 елдан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче керәшеннәр мәдәнияте айлыкларын үткәрү проектын гамәлгә ашыра. Мәсәлән, 2021-2022 еллар дәвамында Питрәч, Чистай, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Зәй, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары керәшеннәре мәдәни айлыклар үткәрде.

29 май көнне 21:00 сәгатьтә Островский урамында "Бәхетле Шарлотта" моноспектакле премьерасы булачак, ул театрның баш режиссеры Радион Букаев тарафыннан 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен куелган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International