ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

28 апрель Казанның Чехов урамында академик Петр Анатольевич Кирпичников - атаклы галим һәм педагог, XX гасырның 60-80 нче елларында Казан химия-технология институтының легендар ректоры, полимерлар химиясе өлкәсендә фәнни мәктәп төзүче, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы яшәгән йортта мемориаль такта ачыла.

Мемориаль тактаны ачу 28 апрель 10:30сәг. Казан шәһәре Чехов урамы, 6а адресы буенча узачак.

28 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Республика яшүсмерләр китапханәсендә автор катнашында С.И.Полонскийның «1941-1945 еллардагы 9 Бөек Яу» китабын тәкъдир итү булачак.

Сергей Полонский китапның 50 нөсхәсен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль китапханәләре фондларына тапшырачак.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты ректоры Владимир Малышев һәм ГИТИС ректоры Григорий Заславский белән очрашты. Әңгәмәдә ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, КДМИ ректоры Роза Әхмәдиева да катнашты.

Очрашуда мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек, кадрлар әзерләү, шулай ук "Киләчәккә старт" фестивале мәсьәләләре каралды.

Кунаклар Казанга “Киләчәккә старт” дипломлы спектакльләр фестивале чараларында катнашу өчен килделәр (2022 елның 25 апреленнән 30 апреленә кадәр уза).

29 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.

Күргәзмәдә «Кол Гали», «Идел Болгары сакчылары», «Иделдә болгарлар» кебек картиналар күрсәтеләчәк.

2022 елның 23 апрелендә Казан дәүләт мәдәният институтының зур концертлар залында «Вакыт сулышы» проекты гамәлгә ашырылды.

Тамашачылар залында ветераннар һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының атказанган хезмәткәрләре катнашты.

Әлеге проект 6 сезон рәттән үткәрелә, аның нигезендә проект җитәкчесе Олег Суров һәм музей булдыру инициаторы Виктор Клячкин җыйган күчмә "Кино һәм реквизит" музее ята.

Проектны оештыручы - Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге, проектның партнерлары: Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты.

Бүген Красноярскида Дельфия уеннарына йомгак ясадылар. Фестивальдә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән 2700 дән артык кеше катнашты.

Татарстан үзенең талантларын лаеклы тәкъдир итте.

  • Алтын медальне Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Ирина Кислицына,
  • И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Инсаф Ганибаев яулады.
  • Бакыр медальне И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Милана Павлова,
  • Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Дмитрий Соколов алды.

Дипломантлар:

  • София Паскичева, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучысы,
  • Денис Усов, Казанның 4 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «АК БАРС ЯҢАРЫШ» Хәйрия фонды белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 28 апрель, 09.30 сәгатьтә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестиваленең Гала-фестивален үткәрә.

"Алмаш" заманча мәдәният үзәге Иннополис резиденты булды һәм 2022 ел ахырына кадәр шәһәрдә вакыйгалар һәм шоукейс-фестивальләр сериясен уздырачак. Беренче фестиваль 30 апрельдә узачак.

Сәфәр бәясе - 1000 сум, билет бәясенә бөтен программа һәм трансфер керә.https://innopolis.timepad.ru/event/2012051/ Автобус «Алмаш» заманча мәдәният үзәгеннән (Борхан Шаһиди ур., 7) 30 апрельдә 11:00 сәгатьтә китә. Иннополиста лекцияләр Лобачевский исемендәге Технопаркта тулыландырылган чынбарлык белән дөньяда беренче коворкингта узачак. 

Тулырак расписание: https://s-m-e-n-a.org/2021/07/05/05/smena-x-inno/

29 апрель көнне Казанда "Россия - минем тарихым" тарихи паркында "НАТО һәм альянс лидеры. Мәрхәмәтсезлек хроникасы" мультимедиа күргәзмәсе ачылачак. Ул Россиянең заманча тарихы музее белән партнерлыкта тормышка ашырыла һәм барлык 23 субъектта да тарихи паркларда узачак.

Күргәзмәне ачу: 2022 елның 29 апрелендә 10:00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны:  «Россия - минем тарихым» тарихи паркының 2 нче павильоны, Оренбург тракты, 8.

Керү ирекле.

Күргәзмә эше вакыты:

29 апрель-29 май, 2022 ел.

Сишәмбе - якшәмбе көннәрендә,

сәг.10:00-18:30

Гадәттәгечә туган тел көнендә һәм Г.Тукай тууына 136 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итте.

Агымдагы елда комиссиягә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 25 гариза кабул ителгән, шуларның 19 шорт-листка кергән.

2022 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре:

Леронов Лемон Лероновичка (Ләбиб Леронга) һәм Егоров Анатолий Николаевичка бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International