Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында ТР мәдәният министрының еллык җәйге матбугат конференциясе узды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова еллык җәйге матбугат конференциясен уздырды.

Төп вакыйга  Н.И.Фешин исемендәге яңартылган Казан сәнгать училищесы бинасын тәкъдир итү булды.

Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм директор Ольга Гыйльметдинова училище бинасы буенча экскурсия үткәрделәр. Министр республикада сәнгать белеме үсешенә өлеш керткән мәдәният эшлеклеләре һәм училище тарихы турында сөйләде. Быел Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак.

Чарадан фоторәсемнәр ФОТОРЕПОРТАЖЛАР бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International