Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Күргәзмә 30 июньдә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда ачылды. Бу И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының махсус хәзинәсеннән борынгы зәркән сәнгате экспозициясе, Салехард шәһәре.

Күргәзмәдә Сүрия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия, Кытай һәм Идел буе Болгар дәүләте осталарының әсәрләрен күрергә була - бакыр һәм көмештән барлыгы 139 предмет тәкъдим ителгән.

И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының баш сакчысы Ольга Соболева күргәзмәдә тәкъдим ителгән уникаль предметлар турында сөйләде.

Күргәзмә 2022 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International