Әлеге бәйрәм 1945 елның 1 июлендә сугыш елларында җимерелгән һәйкәлләрне торгызу максаты белән Ленинградта оештырылган Архитектура-реставрация остаханәләре төзелү истәлегенә 2006 елда билгеләнә.
Мәдәни мирас объектларын саклау - дөньядагы һәрбер дәүләт өчен мөһим бурычларның берсе, без аны киләчәк буыннарга тапшырабыз.
Һичшиксез һәркем реставратор була алмый, бу тарихны белгән белемле "хирурглар". Аларның бурычы бөек һәм монументаль объектлардан алып иң кечкенә фрескка кадәр саклаа кала алу. Бу - гаять зур игътибар һәм үз компетенцияләрен даими арттыруны таләп итә торган хезмәт.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы реставраторларны һәм бу өлкәдә хезмәт итүчеләрне чын күңелдән тәбрик итә! Сезнең иҗади хезмәтегез мирасыбызны сакларга, өйрәнергә һәм популярлаштырырга мөмкинлек бирә. Сезгә һөнәри үсеш, уңышлар һәм яңа ачышлар телибез. Сез тарих һәм халык өчен эшлисез!