Иркутск шәһәрендә 2022 елның 30 июненнән 3 июленә кадәр беренче тапкыр «BAIKAL ART & CRAFT WEK / БАЙКАЛ СӘНГАТЕ ҺӘМ КӘСЕПЧЕЛЕГЕ - 2022» фестивале узачак
Фестивальнең эшлекле чаралар программасында - «Мәдәни мирас - иҗат өчен илһам чыганагы» халыкара конференциясе дә бар. Анда катнашучылар өчен панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар, семинарлар һәм иң актуаль темалар буенча танылган спикерлар, осталар һәм дизайнерлардан презентацияләр оештырылачак.
Татарстаннан да осталар катнашачак. Алар милли кием-салым һәм бизәнү әйберләре, күн мозаика техникасында заманча тегелгән бизәкле аяк киеме һәм төрле аксессуарлар, кулдан эшләнгән бизәкле тукыма эшләнмәләре тәкъдим итәчәк.