«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул татар классигы, ТР Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, М.Җәлил премиясе лауреаты, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган. Спектакль оригиналь пьесаның Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакованың ирекле тәрҗемәсендә рус телле адаптациясе булып тора.
Спектакль сәхнәләштерергә режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин алынды. Исегезгә төшерәбез, быел аның җитәкчелегендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Ерак йолдыз яктысы» спектакле куелган иде.
«Кызлар-матурлар» спектаклендә миңа Разил Вәлиев әсәрләрендә булган татар халык зирәклеген һәм рус мәдәнияте контекстында Көнбатыш Европа музыкасын берләштерү бик кызыклы тоелды. Дөресен әйткәндә, мондый тәҗрибә җиңелләрдән түгел. Ләкин әлегә нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк - бүген без мондый симбиозның туу процессын гына күзәтәбез», - дип белдерде режиссер.
Татар Дон Жуаны Айратның һәм аның дүрт тугры, мәхәббәт эшләрендә тәҗрибәсе булмаган дуслары тарихын «Созвездие-Йолдызлык» театры актерлары сөйли. Алар барысы да – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә тәрбияләнүчеләр, ГИТИСны, Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Б.Щукин исемендәге театр институтын, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм илнең башка алдынгы иҗади югары уку йортлары һәм колледжларын тәмамлаучылар. Бүгенге көндә дә актуаль булган сюжет хәзерге заманның эстетик һәм сәнгать таләпләренә туры китереп башкарыла һәм мюзикл жанрында чагылдырыла. Мәхәббәт юнәлеше аша спектакльдә чын сөю, гаилә һәм тугрылык кебек тормыш кыйммәтләре танытыла.
«Әгәр дә мин үз вакытында мондый спектакльләрне күргән булсам, минем шәхес буларак үсешемә бу зур ярдәм булыр иде. Мондый куелышлар белән 16-17 яшемдә мин үземне гүзәл затлар белән ничек танышырга, алар белән үзеңне тотарга һәм аларга карата үз хисләремне ничек белдерергә икәнен күптән өйрәнер идем. Моңа мәктәптә өйрәтмиләр бит. Бу спектакльдә әлеге темаларның катлаулы театр алымнары аша бирелмәве, тупас акыл өйрәтү булмавы бик шәп. Барысы да җиңел һәм күңелле уза. Хәзер бөтен җирдә эксперименталь театрлар эшли, ләкин алар рәтендә «Кызлар-матурлар» – ул саф һава сулаган кебек», - дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, арт-резиденция директоры Дмитрий Туманов.
Монда мөһим роль уйный торган музыка өлеше джаз стандартларына корылган, бу куелышка өстәмә мәгънә бирә.
«Музыкаль номерлар һәр герой өчен махсус язылган. Музыка персонажларның характерларын дөрес аңларга булышсын дип тырыштык. Минемчә, бик үзенчәлекле хезмәт барлыкка килде, мондыйна Казанда минем күргәнем юк. Артистлар алдында катлаулы бурыч – алар актерлык осталыкларын да, музыкаль талантларын да берьюлы кулланырга, аларны берләштерергә тиеш. Арт-резиденциядә битараф булмаган кешеләр эшли, шуңа аның киләчәге зур», - дип билгеләп үтте композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.
Спектакльнең иҗади командасында шулай ук куючы рәссам Асель Исмәгыйлева һәм яшь хореограф Олег Мельников катнаша.
«Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасын театрның яңа сезонында карарга мөмкин.