Алабуга музей-тыюлыгы мәдәният өлкәсендә югары уңышлар һәм күренекле казанышлар, сәнгать өлкәсендә кызыклы һәм бик резонанслы инициативалар үрнәге, әлеге искиткеч коллективның гражданлык бурычын үтәүне күрсәтү үрнәге дә булып тора.
Моны раслаучы конкрет фактларның берсе 4 августта Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге Казан офисында узган вакыйга булды.
Музей-тыюлык директоры Гөлзада Руденко Алабугадан Донбасс сугышчылары һәм яшәүчеләре өчен музей-тыюлык коллективы тарафыннан җыелган ярты тонна йөк китерде.
Беркем дә читтә калмады, - дип уртаклаша музей-тыюлык директоры һәм Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлекчәсе рәистәше Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко, - 168 кешелек музей-тыюлыкның бөтен коллективы катнашты.