Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 августында  Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды һәм дәвам итә.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

Гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр алына.

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА ПРЕМИЯСЕ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International