Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак

2022 елның 5 августы, җомга

2022 елның 25-26 августында Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Форумны Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы оештыра.

Форумда гражданлык активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар һәм илнең актив үзгәрүендә катнашырга теләүчеләр чакырыла.

Форумда катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтамада: https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e569385b6f3/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International