Казанда «Мәдәни код -яшәү стиле» II Этно-fashion фестиваленең өченче көне тәмамланды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Мәдәни код - Яшәү стиле" II Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваленең эшлекле программасы кысаларында "Заманча мәдәниятнең эпик константы: милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары" халыкара конференциясе узды.

Фестивальнең өченче көне Үзбәкстаннан этно-дизайнерлар Лалә Фазылова, Казахстаннан Айдархан Калиев, Кыргызстаннан Җамагуль Сәриева, Мәскәүдән Наталья Новикова, Иркутскидан Людмила Пономарева, Татарстаннан Солтан Салиев коллекцияләре һәм "Агыйдел" Башкорт сәнгать кәсепчелек коллекцияләре белән тәмамланды.

5 август фестивальнең йомгаклау көнендә, «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе, этномаркет, этно-fashionкүрсәтүләр һәм эшлекле программа үз эшен дәвам итәчәк. Фестиваль концерт программасы һәм тантаналы чара белән тәмамланачак.

Көн дәвамында Камал театры каршындагы милли ярминкәдә гамәли сәнгать осталарыннан мастер-класслар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International