Россия этнографик музее Казанда «Идел буе Болгары. Бөек мирас» күргәзмә проектын тәкъдим итә

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында Россия этнографик музее Казанда  «Идел буе Болгары. Бөек мирас" уникаль күргәзмә проектын тәкъдим итә.

Казан халкы һәм кунаклар илнең әйдәп баручы өч музей экспонатларын: Санкт-Петербургның Россия этнографик музее һәм Дәүләт Эрмитажы, Мәскәүнең Дәүләт тарих музее экспонатларын күрәчәк.

Күргәзмәне ачу тантанасы 11 августта 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак.

Күргәзмә сайты https://bulgaria.ethnomuseum.ru/

«Идел буе Болгары. Бөек мирас" күргәзмәсе

11 август - 4 сентябрь Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казан

30 сентябрь - 23 октябрь Башкортостан Республикасы Милли музеенда, Уфа

3 ноябрь - 23 ноябрь көнне Көньяк Урал, Чиләбе Дәүләт тарих музеенда узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International