Карабаш бистәсендә батыр-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

2022 елның 5 августы, җомга

4 августта Карабаш бистәсендә Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган традицион акция узды.

«Эш күрсәткән ирне ил онытмас...» акциясендә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева, М.Җәлилнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова, шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары катнашты.

Акция митинг һәм җәлилче-карабашчыларга  чәчәкләр салу белән башланып китте. Тантаналы чарадан соң Карабаш бистәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар белән очрашу оештырылды.

Истәлекле көн Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары чыгышы белән тәмамланды.

Мәдәният йорты сәхнәсенә Карабаш бистәсендә туган Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча “Кайда минем илем?” спектакле куелды.

Традиция буенча герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне Татарстан Республикасында 25 августта уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International