15 октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара ак таяк көне кысаларында мәдәни чаралар узды.
Халыкара ак таяк көне сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максаты белән үтә. Ак төстәге таяк - хәрәкәт иткәндә сукыр кешенең төп ярдәмчесе.
Әлеге көн кысасында Казан Кремле территориясе буйлап сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен «Кремльгә кагыл» дип аталган экскурсия оештырылды, музей-тыюлыкның тактиль макетларын кулланып, Казан Кремленә килүчеләр өчен «Тактиль макет» акциясе оештырылды. Музей-тыюлык кунаклары тактиль макетларның ничек һәм нәрсәдән барлыкка килүен тыңладылар, шулай ук «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы хезмәткәрләре аларны нинди программаларда һәм экскурсияләрдә файдаланганын белделәр.
Шунысын да билгеләп үтик, 13 ноябрьгә кадәр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсендә Халыкара ярдәмче ак таяк көне кысаларында оештырылган бер айлыкта төрле чаралар уза.