ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Тинчурин театрында "Хан кызы Турандык" дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның "Турандот"ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела.

Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры –  Сәрдәр Таһировский (Венгрия).

Татарстан Республикасы көнендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Казан көзе» XII Халыкара опера фестивале узды.

 

30 август «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Башкала һәм Татарстан Республикасы көненберьюлы берничә чара белән билгеләп үтте. Казан Кремле мәйданчыкларында «Һөнәр-Ремесло» һөнәр фестивале үтте, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда яшь гражданнар беренче паспортларын алды һәм шулай ук биредә «360˚» перформансы узды.

2022 елның 15 сентябреннән 25 сентябренә кадәр "Каһарманнар вакыты" Беренче Бөтенроссия ачык җыр конкурсының сайлап алу этабы узачак. Конкурс өч этапны үз эченә ала: I этап - сайлап алу (2022 елның 15-25 сентябре, онлайн сайлап алу), II этап - ярымфинал (2022 елның 4 октябре, Уфа шәһәре), III этап - финал (2022 елның 11 октябре, Уфа шәһәре).


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген, 2022 елның 30 августында Казанда ТАССР халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов һәйкәлен ачу тантанасы булды.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген 2022 елның 29 августында Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районының Үзәк Мәдәният йортында район иҗат коллективларының һәм «Ләйсән» фольклор ансамбленең уртак концерты  булып узды.

 

2022 елның 7-11 сентябрендә башкалабызда XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. 

 

1 сентябрь 16:00 сәгатьтә В.П.Аксёнов музей-йортында Сергей Говорухинны искә алу көне узачак.

 

27 һәм 28 август көнне Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән «Астра» I Халыкара иллюстрация фестивале узды.

Фестиваль кысаларында Казанлылар һәм башкала кунаклары 15 чарада катнаштылар: Мәскәү һәм Казан сәнгать өлкәсендә танылган белгечләрдән лекцияләр тыңладылар, мастер-классларда, шулай ук сәнгать белгечләре, сәнгать белеме вәкилләре, шулай ук бу өлкәдә профессионаллар катнашында түгәрәк өстәлдә катнаштылар, катнашучыларның иң яхшы эшләре күргәзмәсендә булдылар, китап нәшрияты, иллюстраторлар һәм авторлык киемнәре кибетләре катнашындагы кибеттә булдылар.

 

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТР Милли музее «Бердәм гаиләдә» күргәзмәсен тәкъдим итте.

Проект Башкала һәм Татарстан Республикасы көненә, Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International