Кинофильмнар төшерү конкурсы дәвам итә!

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

2022 елның 3 октябрендә республика кинематографистлары өчен күптән көтелгән Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан кинофильмнар төшерү конкурсы башланды.

Конкурста Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 3 октябреннән 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Гариза белән бергә синопсис, сценарий һәм кинофильм сметасын бирү шарт!

Җиңүчеләр кинофильм төшерүне өчен тулысынча субсидия алачак. Сумма 500 меңнән алып 2 миллионга кадәр.

Конкурс кысаларында барлыгы 8 фильм булдыру планлаштырыла.

Гаризалар кабул ителә - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 420060 ел Казан шәһәре, Пушкин урамы 66/33, 114 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International