Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» старт ала

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр берләшмәсе кысаларында татар биюе үзенчәлекләре буенча төрле юнәлешләрдә педагоглар һәм хореографлар өчен бушлай белем бирү атнасы узачак.

2021 елның 15 апрелендә Кариев театрында «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдән соң татар биюенең язмышына битараф булмаган яшьләр әлеге темага тагын да кызыксынып тотындылар: «Дәрман» татар биюе студиясе ачылды, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килде.

Проектның остазлары:

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова - «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе һәм социаль проектлар авторы Неля Суркина - «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.

«ӘйдәБас» Татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «Таврида» Арт-кластеры фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр - https://forms.gle/PLix7cQYe98eg6ak6 сылтама буенча гариза бирергә кирәк.

Катнашучылар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International