Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруны дәвам итә.

2022 елның 18 октябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында экспертлардан тәкъдимнәр җыю һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2023 елга максатларын һәм бурычларын булдыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру процедурасының беренче этабы 2023 елның 6 октябрендә узды.

Министрлыкның 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруның икенче этабында 18 октябрьдә экспертлардан тәкъдимнәр җыю һәм  алга таба тавыш бирү өчен максатларын һәм бурычларын формалаштыру гамәлгә ашырылачак.

Республика халкы тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә һәм үз вариантларын тәкъдим итә ала. Теләгән һәркем үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының электрон адресына җибәрә ала - mkrt@tatar.ru (Министрлыкның 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру” тамгасын кую сорала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International