«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Унынчы Кремль укулары» узачак

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

2022 елның 20 һәм 21 октябрендә Казан Кремлендә «Унынчы Кремль укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Быел конференциянең темасы - "Музей диалогы: килүчеләр белән үзара хезмәттәшлек".

Укулар вакытында шулай ук музей практикасы да узачак - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының мәдәни-белем бирү программалары белән танышу булачак.

Мәдәни программа кысаларында конференциядә катнашучылар шәһәр, Казан Кремле һәм аның музейларында экскурсияләрдә булачак.

Конференция нәтиҗәләре буенча материалларның электрон җыентыгын чыгару планлаштырыла.

Пленар дискуссияне трансляцияләү 2022 елның 20 октябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының рәсми бергәлегенең VK битендә узачак: https://vk.com/kazan_kremlin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International