21 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Васильев "в кубе"» дип аталган уникаль концерт көтелә.
Бу кичне Филармония сәхнәсендә берьюлы өч Васильев! Музыка белән яшәүче, чиксез сәләтле шәхесләр, һәрберсе концертта үзенең уен коралы ярдәмендә чыгыш ясаячак. Ә һәр музыкантның иҗатын берләштерергә, чыгышка бөтенлек, матурлык өстәргә филармония джаз-оркестры ярдәм итәчәк.
Сергей Васильев (саксофон / Казан шәһәре) Татарстан Республикасы филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе, дирижёр, Татарстанның атказанган артисты.
Иван Васильев (торба / Санкт-Петербург шәһәре) – Россия джаз һәм рок музыканты, «ДДТ» төркеменең элеккеге катнашучысы. Төрле вакытта Олег Саморуков ансамблендә традицион джаз башкара, Сергей Гусятинский, Игорь Бутман һәм джаз музыкасы филармониясе оркестрларында уйный, Геннадий Гольштейн оркестрында чакырылган солист була. 2002 нче елда үзенең коллективын «Acoustic Band» оештыра.
Сергей Васильев (контрабас / Мәскәү шәһәре) – Бөтенроссия һәм Халыкара джаз конкурсларында җиңүче һәм лауреат. Россиядә һәм чит илләрдә джаз фестивальләрендә даими катнашучы.
Программада: чит ил, Россия һәм Татарстан авторларының джаз хитлары, импровизация, автор музыкасы.