ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

22 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Парад солистов и ансамблей оркестра» программасы белән яңа 85 нче концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк.

«Идел-йорт - 2022» театр коллективлары конкурсының иң яхшы спектакльләре В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. Конкурсның 12 лауреаты спектакльләрне 7, 8, 9, 10, 16, 22 ноябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк. Билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча алып була.

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының «Су манарасы» күргәзмәләр залында заманча сәнгатьнең «Булу сәнгате: гаҗәеп якын» инклюзив күргәзмәсе старт алды.

Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Масштаблы чара 7-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы, шулай ук "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узды.

2023 елның октябрендә Казан циркында Бурят мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла. Чара кысаларында бурят һөнәрчеләре ярминкәсе һәм милли аш ризыкларын тәтеп карау булачак.

2022 елның 10 сентябрендә музей эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Иосиф кызы Пиульская вафат булды.

2022 елның 1 августында  Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды һәм дәвам итә.

Казанда 2022 елның 9 сентябреннән 11 сентябренә кадәр башкалада узган «Европа-Азия» XV Халыкара яңа музыка фестивале тәмамланды. Фестивальнең биш концертында фольклорның аутентик үрнәкләреннән башлап, профессиональ композитор-замандашларның академик әсәрләренә кадәр заманча музыка панорамасы чагылыш тапты. Казан тамашачысы өчен Япония, Вьетнам, АКШ, Кытай, Австралия, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Россия регионнарының музыкаль мәдәнияте әсәрләре яңгырады.

2022 елның 6-10 ноябрендә Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының мәгълүмати, методик һәм финанс ярдәме белән СССР халык артисты Мөслим Магомаев истәлегенә «Орфей» V Халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла.

2022 елның 17-18 сентябрендә Казанда креатив индустрияләр Бөтенроссия мультижанр фестивале Шәһәр-RE`ACTOR узачак.

Программага мәгариф блог, дискуссия программасы һәм музыка программасы, маркет һәм резидентлардан мастер-класслар, күргәзмәләр, төнге программа һәм after-party кергән.

Фестиваль шәһәрнең өч мәйданында узачак: төп программа УРАМ Экстрим-паркында, ә музыкаль өлеше Соль һәм Werk барында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International