7 ноябрьдә Ленин музей-йортына 85 ел тула. Юбилей уңаеннан музей шәһәр халкыннан бүләкләр кабул итә һәм кунакларга үзенчәлекле экскурсия әзерли.
Ленин музей-йорты 1937 елның 7 ноябрендә - Октябрь революциясенең 20 еллыгына ачыла. Анда XIX гасыр ахырында дөнья пролетариатының булачак юлбашчысы Владимир Ильич Ульянов-Ленин яшәгән. Әлеге бинада ул әнисе, апасы һәм энесе белән бергә тормыш иткән.
85 ел дәвамында музей ун миллионнан артык килүчене кабул иткән. 2017 елда музей Казан шәһәренең Мактау китабына кертелгән, 2020 елда КПРФ Ленин премиясе лауреаты исемен алган.
Юбилей хөрмәтенә 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр музей «Бүләкләр китерү көннәре» традицион акциясен үткәрә.
5 ноябрьдә музейда уникаль экскурсияләр узачак, мондый вакыйга музейның туган көненә багышлана һәм елына бер тапкыр гына уздырыла. Мәдәни чараның үзенчәлеге шунда ки, килүчеләр экспозиция залларында гына түгел, музей программалары булдырылган урыннарны да күрә алачаклар.