«Казан Кремле» музей-тыюлыгында аның тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә.
2022 елның 9 ноябрендә 18:30 сәгатьтә, археолог, ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков Казан Кремле археологиясе турында сөйләячәк.
9 ноябрьдә тыңларга килүчеләр археология дөньясына чумачак һәм Казан Кремле территориясендә уздырылган казулар, иң кызыклы һәм гадәти булмаган табылдыклар, ханнар һәм аннан да элегрэк чордагы объектлар турында белә алачаклар.
Лекциягә керү - бушлай, сылтама буенча теркәлү мәҗбүри: https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/2224328/
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 4 подъезд, 2 кат