Татар филармониясе М.Фирсов исемендәге «Русь» Дәүләт ансамбленең бәйрәм программасына чакыра

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 5 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Татар филармониясендә Михаил Фирсов исемендәге «Русь» дәүләт вокал-хореография ансамбленең (Владимир шәһәре) «Русь Владимирская» дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Концерт программасы Рус халык бәйрәмнәре мотивлары һәм Россиянең төрле өлкәләрендәге җырлары һәм биюләре буенча оештырылган.

Программа рус фольклорының заманча ритм элементлары, сәхнә чыгышлары, музыкаль һәм хореографик композицияләр, матур декорацияләр һәм костюмнар белән үрелеп бара.

Билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International