2022 елның 30 ноябренә кадәр Русиякече шәһәрләре һәм авыл җирлекләре православие мәдәнияте һәм традицияләре VIII «София» фестивалендә катнашуга гаризалар һәм видеороликлар кабул ителә.
2022 елда Марина Цветаеваның тууына 130 ел тула. 2022елның 10 ноябрендә 18:30 сәг. Г.Тукай исемендәге Филармониядә М.Цветаева шигырьләренә музыкаль-шигъри моноспектакль күрсәтеләчәк. Санкт-Петербург шәһәреннәнБәйсез Vertumn театры «Невидимка, двойник, пересмешник» музыкаль-шигъри кичәгә чакыра.
РФ һәм ТР атказанган артисты, ТР халык артисты Камил Вәлиевка сентябрь аенда 80 яшь тулды. Әмма бенефис спектакль ноябрь аенда 78 нче театр сезонында узачак. Тамашачылар сәхнә аксакалының Ярослав Пулинович пьесасы буенча “Земля Эльзы” спектаклендә башкарган Василий Игнатьевич ролендә күрәчәк.
10 ноябрь Габдулла Тукай әдәбият музеенда «Тукай фатихасы белән» дип исемләнгән очрашу узачак. Ул татар теле белгече һәм фольклорчысы Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел тулуга багышланган.
2022 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясе субъектларының дәүләт (муниципаль) мәдәният һәм өстәмә сәнгать учреждениеләре студияләре, остаханәләре һәм түгәрәкләре арасында "Көзге Россия" рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең VI регионара күргәзмә һәм декоратив-гамәли конкурсына гаризалар һәм конкурс эшләре кабул ителә башлады.
Эльмир Низамовның К.Тинчурин театрында һәм Болгар музей-тыюлыгында ачык һавада куелган «Кара пулат» опера-риваяте «Алтын Трезини» V Халыкара архитектура премиясенең иң яхшы эшләрнең берсе булды. Опера «Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә җиңүгә дәгъва итте.
7 ноябрьдә Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Идел-йорт - 2022» театр коллективларының ХХII регионара конкурсы лауреатларының иң яхшы спектакльләрен күрсәтү башланып китте.
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар эшчеләренең роле һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең Донбасс сәнәгатен торгызуда катнашуы турында “Донбасс - Россия йөрәге” күргәзмә проектын тәкъдир иттеләр. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан Кремле музеенда 11 ноябрьдә Адыгея Республикасы Милли музее фондыннан «Адыгәй сугышчысының борынгы заманнан алып яңа вакытка кадәр кораллану эволюциясе» күргәзмәсе ачылачак.
Казан яшь тамашачы театры 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан халкы өчен үзенең идеяләрен театр сәхнәсендә тормышка ашырырга теләүче ачык конкурс игълан итте. Оpen call спектакльне яки махсус проектны тәкъдим итәргә мөмкинлек (квест, экскурсияләр, коллаборация, перформанс, күргәзмәләр һ.б.)