2022 елда Марина Цветаеваның тууына 130 ел тула. 2022елның 10 ноябрендә 18:30 сәг. Г.Тукай исемендәге Филармониядә М.Цветаева шигырьләренә музыкаль-шигъри моноспектакль күрсәтеләчәк. Санкт-Петербург шәһәреннәнБәйсез Vertumn театры «Невидимка, двойник, пересмешник» музыкаль-шигъри кичәгә чакыра.
Бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның иҗаты хәзерге заман мегаполисы контекстында Vertumn театры тарафыннан яңача тулыландырылган. Музыкаль озату синтезаторлар, саксофон һәм махсус композитор тарафыннан әлеге спектакльгә язылган электрон музыка белән үрелеп барачак. М.Цветаеваның төрле еллардагы әсәрләре кертелгән: «Побег», «Алла», «Бессонница», «Я тебя отвоюю у всех земель, у всех небес...», «Всё повторяю первый стих…», «Поэма конца»һәм башкалар.
Шулай ук, шигърият һәм музыкадан тыш, программаның мөһим өлешен ХХ гасыр башындагы кино-авангардист фильмнарыннан видеоинсталляция тәшкил итәчәк.
Актриса һәм режиссер: Елена Бедрак
Композитор һәм музыкант: Юрий Бедрак (DJ, саксофон, клавишлар, программинг).
Музыкаль-әдәби кичәгә билетларны «Пушкин картасы» проекты кысаларында алырга мөмкин.