РФ һәм ТР атказанган артисты, ТР халык артисты Камил Вәлиевка сентябрь аенда 80 яшь тулды. Әмма бенефис спектакль ноябрь аенда 78 нче театр сезонында узачак. Тамашачылар сәхнә аксакалының Ярослав Пулинович пьесасы буенча “Земля Эльзы” спектаклендә башкарган Василий Игнатьевич ролендә күрәчәк.
Әлмәт театры сәхнәсендә Камил Мөхәммәтшакир улы 1964 елдан бирле хезмәт итә. Ә ил икътисады авырлык кичергән елларда 1997 елдан 2004 елга кадәр Әлмәт татар драма театрының баш режиссеры булып эшли.
Әлмәт театрында Камил Вәлиев язмышын актриса Луиза Солтанованы очрата. Сәхнәдә иҗади шәхесләрнең күпкырлылыгын тасвирлап еш кына ир белән хатын бер үк спектакльдә эшлиләр.
10 ноябрьдә Әлмәт театрында узачак бенефиста коллегалар юбиляр һәм тамашачылар өчен сюрпризлар әзерләде. Шуларның берсе - сәхнә остасы Камил Вәлиев турында фильм булачак.