Аңа фатихасын Тукай бирде: Казанда галим-тел белгечен искә алалар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь Габдулла Тукай әдәбият музеенда «Тукай фатихасы белән» дип исемләнгән очрашу узачак. Ул татар теле белгече һәм фольклорчысы Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Музей татар әдәбияты, мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучыларны көтә. Чарага КФУ һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Хуҗа Бәдигыйның туганнары, оныклары чакырылган. Бәдигыйның Тукай турындагы истәлекләре, татар халык җырлары һәм көйләре яңгыраячак.

Бәдигый Казанда мәгърифәт өчен күп хезмәт куйган - педтехникумда укыткан, татар кызларын -мөгаллимәләр әзерләү курсларында, наданлыкны бетерү курсларында, Көнчыгыш академия каршындагы рабфакта белем биргән.

Ленинградтагы аспирантурадан соң ул «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган.

Соңрак Казан педагогия институты профессоры булган. Аның татар телен һәм фольклорын өйрәнүгә керткән өлеше  - дәреслекләр һәм методик әсбаплар булган, алар күп тапкырлар басылып чыккан.

«Тукай фатихасы белән» очрашуы - шагыйрьнең замандашлары һәм дуслары турындагы циклның дәвамы булып тора.

Башлана 16.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International