18-20 сентябрь көннәрендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Иран Ислам Республикасына эш сәфәрендә катнаша.
2022 елның 1 августында старт алган Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гариза кампаниясе дәвам итә.
2022 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр «Иҗат горизонты» Халыкара күпжанрлы талантлар бәйгесе (онлайн форматта) узачак. Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның 11 сентябреннән 4 октябренә кадәр кабул ителә.
«Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» программасы җитәкчесе урынбасары Владимир Плехов сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методика эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова озатуында "Махсус караш" программасына ярдәм кысаларындагы проектларны тормышка ашыручы Казан театрларында булды.
Бу ялларда, 17 һәм 18 сентябрьдә Казанда икенче тапкыр креатив индустрияләр бөтенроссия мультижанр фестивале Город-RE`ACTOR узды: чарада илнең берничә төбәгеннән 5200 дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2022 елда мәдәният өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләренең һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә квалификация күтәрү программаларын узу, 2022 елда тәҗрибә алмашу чараларында катнашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар алуга конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга гавами максатларын һәм бурычларын формалаштыра башлавы турында игълан итә.
2022 елның 25 сентябрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, сәнгать җитәкчесе, дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры үзенең концерт сезонын ача.
В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры һәм Янка Купала исемендәге Милли академия театры (Минск, Беларусь) хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куйды.