Татарстан театрларының берьюлы 2 балалар спектакле иң абруйлы премия номинантлары булды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Казан яшь тамашачы театрының «Монда Кай булды» спектакле һәм Г.Кариев исемендәге театрның «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» балалар театры сәнгате өлкәсендә Россия Милли премиясе номинантлары булды һәм «Арлекин» балалар театр сәнгате XX фестиваленең конкурс программасына кертелде.

Эксперт советы Россиянең 149 театрының 183 спектаклен карады.

Конкурска тәкъдим ителгән спектакльләрнең саны күп булу сәбәпле, эксперт советы шулай ук 2021-2022 еллардагы театр сезонының әһәмиятле вакыйгалары исемлеген формалаштырды.

2023 елның 17 - 26 апрелендә Санкт-Петербургның «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка театры базасында 2023 елның 17 - 26 апрелендә «Арлекин» балалар театр сәнгате өлкәсендә Россия Милли премиясен алуга XX фестиваль һәм конкурс узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International