Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова РФ Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты.
Очрашу кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстан арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде, 2023 елда Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен уздыру турында килешү, шулай ук музей һәм театр эше өлкәсендә башка уртак проектлар хакында сүз барды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстанда уңышлы гына Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре узды, чара кысаларында төркмән фильмнарын тәкъдир итү, күргәзмә ачу, концерт программалары һәм эшлекле очрашулар узды.