Мәскәү композиторлары йортында Рәшид Кәлимуллин музыкасына "Россия композиторлары - балаларга" проектында театральләштерелгән концерт узды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрь Мәскәү композиторлары йортында "Россия композиторлары - балаларга" проектында Рәшид Кәлимуллин музыкасына театральләштерелгән концерт узды.

Концертта катнашучы композитор һәм пианист Алсу Абдуллина тәэсирләре белән уртаклашты:

Балалар Кәлимуллин пьесаларын иллюстрацияләгән театраль сәхнәләрдә тулы хокуклы катнашучылар һәм башкаручылар булдылар. Автор хәтта сәхнәдә үз вальсына бии һәм яшь тамашачыларда соклану уята.

Концерт ахырында "Мәскәү - кыңгыраулар чаңы" пьесасы музыкасына автор залга төште, барысы да кулга кул тотынды һәм әйлән-бәйлән барлыкка килде. Һәркемнең күңелендә матур балачак һәм музыка бәйрәм рухы уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International