ТР Мәдәният министрлыгында Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссиянең беренче утырышы узды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Кичә 2023 елның 13нче мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия утырышы узды. Ул 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган иде.

Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм эшләр буенча һәрьяклап фикер алышканнан соң, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 13 кандидатны тәкъдим итү турында карар кабул итте.  

Театр сәнгате өлкәсендә «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Альбина Шагалиева исемнәре кергән иҗат коллективы һәм «Абага алмасы ачы була» спектакле белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театрының Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равилә Сабиров исемнәре кергән иҗат коллективы тәкъдим ителде.

Әдәбият өлкәсендә: «Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре - йөрәк түре» китаплары авторы, алтмышынчы еллар буыны шагыйрәсе Флера Гыйззәтуллина; «Су буенда учак яна» китабы авторы Наил Касыймов;  «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары белән Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) тәкъдим ителде.

Кинематография өлкәсендә «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» тулы метражлы уен фильмнары өчен Мансур Гыйләҗев һәм Илдар Ягафаров; «Заступница», «Осанна», «Святитель» фильмнарының документаль-сәнгати трилогиясе өчен Алексей Барыкин тәкъдим ителде.

Музыкаль сәнгать өлкәсендә кандидатлар сыйфатында татар профессиональ һәм фольклор музыкасы өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге өчен Земфирә Сәйдәшева  - «Халкым моңнары», «Фольклорчы коллекциясеннән: татар-мишәр җырлары», «Татар музыкасы дөньясында», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татар музыкасы: тарих һәм заманчалык», «Норлат районының татар җырлары», «Татар музыкасы буенча очерклар»; Татарстан Республикасы халыкларының җыр-уен кораллары традицияләрен өйрәнүгә һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров тәкъдим ителде. 

Рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова; сәнгати фотография өлкәсендә Татарстанга багышланган «Татарстан. Портрет современника», «Елабуга тысячелетняя», «Призвание», «Татарстан. Наедине с Родиной», «Казань современная, Казань старинная, Казань духовная, Казань культурная и Казань спортивная», «Минтимер Шәймиев. Татарстан Республикасының беренче Президенты», «Казан-Париж», «Победа. Одна на всех» хезмәтләре циклы өчен Фәрит Гобәев тәкъдим ителде.

Архитектура өлкәсендә кандидат буларак шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Фирдәвис Ханов (Түбән Кама шәһәренең милли архитектурасы - Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары) һәм Татарстан Республикасының агач архитектурасы буенча җиде томнан торган сәнгать альбомнары китабы сериясе өчен Равил Айдаров тәкъдим ителде.

Комиссиянең икенче утырышы апрель аена билгеләнде. Март ае дәвамында - апрель ае башында шулай ук Татарстан Республикасының әйдәп баручы мәдәният учреждениеләрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кандидатларның эшләре буенча ачыктан-ачык фикер алышуны оештыру күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, премия җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган, аеруча танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыкаль, театраль, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) өчен бирелә, сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәләрендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе, үзенчәлекле авторлык стиле, яңалык һәм оригиналь булуы белән аерылып торган, шулай ук  күренекле фәнни тикшеренүләр өчен тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International