Барыгызны да Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз!

2023 елның 14 марты, сишәмбе

19 март Казан ипподромы территориясендә Төрки һәм Иран халыклары бәйрәме, яңа ел - Нәүрүз бәйрәме узачак.

Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре актив катнаша. Әзербәйҗан, әфганстан, башкорт, дагыстан, казах, кыргыз, таҗик, төрек, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре төрлелеген күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә традицион интерактив мәйданчыклар: күпмилләтле концерт программасы, “Пылау фестивале” оештырыла. Кунаклар Нәүрүз традицион халык уеннарында һәм бәйгеләрдә катнаша алачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр призлар алачак.

Бәйрәм кысаларында “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе узачак. Шулай ук “Нәүрүз батыры” бәйгесе дә узачак.

10:00 - мәйданчыклар эшли башлый, сәүдә рәтләре ачыла.

11:00 - концерт программасы башлана, “Нәүрүз батыры” бәйгесе башлана, балалар һәм кече сәхнәләр өчен интерактив мәйданчыклар эшли башлый.

12:00 - бәйрәмне ачу тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International