Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры Казанда чыгыш ясаячак

2023 елның 14 марты, сишәмбе

11 апрель көнне Казанда Татарстан һәм Удмуртия шәһәрләре буйлап гастроль туры кысаларында Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры Башкортстан һәм Татарстан композиторлары әсәрләреннән торган  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт күрсәтәчәк.

Коллектив дөньяга танлыган композиторлар әсәрләренең  премьераларыннан торган программаны тормышка ашырачак: Рәшид Кәлимуллин, Хөсәен Әхмәтов, Рафаил Касыймов, Илһам Байтирәк, Ильяс Камал, Лидия Ризванова. Концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында уза.

Дирижёр - Башкортстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, баш дирижёр Дмитрий Крюков.

Башлана: 11 апрель, 18:30 сәг. (Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе) Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International