27 март Бөтендөнья театр көнендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивале финалистларын игълан итәчәкләр

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

27 март көнне Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале лауреатларының исемнәре аталачак.

Ябылу тантанасы, шулай ук театр-финалистларның чыгышы телевидениедән һәм интернеттан трансляцияләнәчәк. Шул ук көнне иң яхшы театр афишалары һәм плакатлар аталачак. Җиңүчеләрне бүләкләү апрельдә Пермьдә узачак.

Татарстан Республикасын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең округ этабында «Апуш» балалар театр студиясе һәм Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры тәкъдим итәчәк: «Апуш» балалар театр студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Балалар театр коллективлары» номинациясендә һәм Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры (Менделеевск шәһәре) «Яшәячәкбез» мюзикл-спектакле «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә көч сынашачак.

Фестивальдә ел саен 400 гә якын театр коллективы һәм 6 000 актер катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International