Татарстанда муниципаль кинотеатрларда «Пушкин картасын» гамәлгә ашыру буенча юл картасы булдырылачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстан кинотеатрлары өчен, шул исәптән Кино фонды кысаларында ачылган кинотеатрлар өчен яшьләргә мәдәни белем бирүнең федераль программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатында «Пушкин картасын» гамәлгә ашыруның юл картасын эшләргә кирәк. Бүген Казанда узган республика киңәшмәсендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова шундый бурыч куйды.

Яңартылган «Мир» кинотеатрында узган киңәшмәдә «Татаркино» башлыгы Миләүшә Айтуганова, Галиәсгар Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов, республиканың Милли музее, «Татармультфильм», «МТД Медиа» вәкилләре, шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан муниципаль кинотеатрлар, район мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча республика «Кино» категориясендә «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россиянең кайбер төбәкләреннән артта кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International