Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең VIII утырышында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә Төрекмәнстанда сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең VIII утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы делегациясе катнаша, аңа профильле ведомство вәкилләре дә керде.

Чарада сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнтан-Татарстан уртак эш төркеме составына керүче дәүләт структуралары вәкилләре, тармак ведомстволары вәкилләре, шулай ук төрле тармакларда эшләүче илебез һәм Татарстан компанияләре җитәкчеләре катнаша.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар. Төрекмәнстан мәдәният министры урынбасары белән бергә утырыш барышында Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралачак.

Шулай ук утырышта Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре: сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итү дә каралган.

Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең VIII утырышы кысаларында Төрекмәнстан-Татарстан бизнес-форумы узачак.

Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанның Россия Федерациясе һәм аның субъектлары, шул исәптән Татарстан Республикасы белән традицион багланышларны ныгытуга зур игътибар бирәчәген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International