Яшьләр белән эшләүче Халыкара туган якны өйрәнүче белгечләр конкурсы башланды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Россия тарихи җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды тарафыннан яшьләр белән эшләүче Халыкара туган якны өйрәнүче белгечләр  конкурсы уздырыла.

Конкурска гаризалар 15 марттан 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Конкурсның нигезләмәсе һәм өстәмә мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://kon-kraeved.historyrussia.org

Конкурска мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирүче педагоглар чакырыла (шул исәптән, балалар иҗат йортлары, музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре), мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, коммерциячел булмаган сектор вәкилләре.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр федераль округтан һәм Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләреннән сайлап алу нәтиҗәләре буенча 3 (өч) финалист билгеләнә, алар арасында билгеләнгән приз фонды 300 000 сум бүленәчәк. 

Конкурсның финалына узган, чит илдә яшәүче РФ гражданнары һәм чит илдән катнашучылар махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

Финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы октябрь аенда туган якны өйрәнү фестивале кысаларында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International