Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле ведомстволары һәм алдынгы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Халык сәнгать һөнәрләре - республикабызның гына түгел, тулаем илебезнең дә мәдәни мирасының мөһим өлеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырыш башланганчы кунаклар күргәзмә белән таныштылар, «Тархан» тарихи-мәдәни киносын ничек төшерүне күрделәр, Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы һәм Халык сәнгать һөнәрләре техникумы тарафыннан әзерләнгән мастер-классларны карадылар.
Утырыш кысаларында республикада мәдәниятне үстерүнең һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын һәм Россиядә педагог һәм остаз елын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләре, шулай ук тармак үсешенең заманча тенденцияләре турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләренә һәм иҗат хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.