Россия Президенты Г.Камал исемендәге татар театры режиссеры Айдар Җаббаровны яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премия белән бүләкләде

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 22 март көнне РФ Президенты Владимир Путин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаровка 2022 ел нәтиҗәләре буенча яшь мәдәният эшлеклеләре өчен каралган премияне тапшырды. Тантана Кремльдә узды.

Айдар Җаббаров үзебезнең театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булды. "Мин чыгышымны, беренче чиратта, туган Татарстан Республикама рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә", - дип билгеләп үтте тантана барышында Айдар Җаббаров.

2022 ел ахырында Г.Камал исемендәге театр "Көл" һәм "Рәшә" спектакльләрен тәкъдим итте, аларның режиссеры Җаббаров иде. Барлыгы аның бу театрда 8 хезмәте бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International