Казанда «Горький Фест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

28 март көнне А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә күренекле рус язучысы, драматург һәм публицист Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган чаралар циклы узачак. Финал чарасы «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале булачак. 

Фестиваль Максим Горькийның иҗади мирасын һәм тормыш юлы турында төрле карашларны берләштерәчәк. Филологлар, туган якны өйрәнүче белгечләр, актёрлар, режиссерлар, музыкантлар, фотографлар һәм рәссамнар Горький иҗаты турында уйланачак, ләкин һәркайсы үзенчә: төрле жанрларда, төрле «телләрдә» бәян итәчәк.

«ГорькийФест» Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Горький Красновидовода» тарихи-әдәби проекты кысаларында уза.

Фестивальнең барлык вакыйгаларына алдан теркәлү буенча керү ирекле. Җентекле мәгълүмат Үзәкнең  сайтында: 

https://центрпушкина.рф/tpost/d2rh7j2e1-molodezhnii-muzikalno-literaturnii-festi 

«ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале программасы

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2179300.htm                               

Күргәзмә 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә залы сишәмбедән шимбәгә кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International