ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы халкын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең иң яхшы афишасын яисә плакатын эшләү конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2023 елның 15 февраленә кадәр бирергә мөмкин.

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең округ этабы башланды.

Татарстан Республикасын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең округ этабында «Апуш» балалар театр студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Балалар театр коллективлары» номинациясендә һәм Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры (Менделеевск шәһәре) «Яшәячәкбез» спектакле-мюзиклын «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә тәкъдим итәчәкләр.

20 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда 2023 елгы Шаляпин стипендиясенә номинантларны тыңлау узды. 


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Кичә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Урлау» спектакленең премьерасы булды. Быел бу беренче премьера. Ул аншлаг белән үтте. 

2023 елның 24 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Мәскәүдә «Уникаль Россия» III Сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмәдә Россия мәдәнияте һәм сәнгате: зәркән һәм декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгать кәсепләре, скульптура, рәсем сәнгате, дизайнер киеме һәм аксессуарлар күрсәтеләчәк.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Быел җәен "Тылсымлы ил турында әкият" мюзиклының премьерасы узачак. Тамаша балалар өчен балалар тарафыннан куелачак. Проектны оештыручы - "Вдохновение" шәхси музыкаль мәктәбе.

26 гыйнвар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Чехов.Тормыш юлы» күргәзмәсе ачыла. Ул А.П.Чеховның «Мелихово» дәүләт әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы җыентыгыннан алынган.

Ул язучының тормыш һәм иҗатының дүрт чорын яктыртачак - Таганрог, Мәскәү, Мелихово һәм Ялта, килүчеләргә аның биографиясенең төп мизгелләре турында соңгы көннәренә кадәрге юлын сөйләячәк.

2023 елның 26 гыйнварында Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә
«Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыклары презентацияләнәчәк.

20 - 22 гыйнвар Түбән Камада мәктәп театрлары булдыру программасы кысаларында интенсив узачак. Мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен укуны вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрәчәк.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 29 гыйнварында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә узган Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе үз эшен тәмамлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International