Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе Татарстанның әйдәп баручы журналистларына ишекләрен ачты

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 март көнне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның мәдәният өлкәсен яктыртучы алдынгы журналистларына ишекләрен ачты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә югары уку йортының мөмкинлекләрен һәм перспективаларын күрсәткән гид буларак Казан консерваториясе ректоры, профессор, сәнгать белеме докторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев чыгыш ясады.

ММЧ вәкилләре өчен Казан консерваториясе буенча экскурсия һәм репетицияләргә керү мөмкинлеге оештырылды.

Казан консерваториясенең Орган залында журналистлар һәм блогерлар белән очрашу түгәрәк өстәл артында рәсми булмаган матбугат конференциясе белән йомгакланды. Журналистлар белән аралашу барышында ректор, проректор һәм кафедра мөдире Казан консерваториясенең киләсе уку елына булган иҗади планнары һәм үсеш перспективалары белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International